1. SKIP_MENU
  2. SKIP_CONTENT
  3. SKIP_FOOTER
Последние обновление:Суббота 08 Апреля 2017, 15:28

Күңелең синең саф чишмәдәй, карашларың назлы таң нуры

WRITTEN_BY  Administrator 22 Ноября 2016 Published in Мама, мамочка, нет тебя роднее!
Rate this item
(5 votes)

Син бит, әни, безнең өчен бәхетләрнең иң зуры.

Без кечкенә чакта әтиебез белән генә үскәнбез. Ул вакытта бик бәләкәй генә булсак да: “Их, безнең дә изге күңелле, мәрхәмәтле әниебез булсын иде дип хыяллана идек”. 

Әнием Зимфира Тимерхан кызын башлап кургән көнне яхшы хәтерлим. Безгә: “Ул сезнең яңа әниегез”,  диделәр. Мин башта аңа әни дип дәшәргә оялып йөрдем. Аннары бар кыюлыгымны җыеп”  "Әни, мин шоколад алсам ярыймы?" —  дип сорадым.  Ул миңа шундый ягымлы итеп елмайды һәм иң зур шоколадны алып бирде. Бу минутта миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен.  Ул чакта энемә —  5, миңа 6 гына яшь иде.

Без бик шук малайлар булдык,. Сөекле әниебез безне һәрчак изгелеккә өндәде. Төрле кызыклы хикәяләр, әкиятләр сөйләп, шуннан  мисаллар китереп, безгә тәрбия орлыклары салды. Әниебез һәрвакыт ышанычлы терәгебез булды. Уңышлы гына итеп мәктәпне тәмамларга ярдәм итте. Безне тәмле ашлар белән сыйлап, матур киендереп, яклап, саклап үстерде.

Әтиебез күп вакыт эштә булу сәбәпле, безне тәрбияләу тулысынча диярлек әни иңенә төште. Хзәер инде үсеп, буй җиткердек, энем Рамиль белән икебез дә политехник колледжда укып йөрибез. Кураторларыбыз монда да безнең әти-әнине башка ата-аналарга үрнәк итеп куя. Алар безнен уку йортына бик еш килеп, шалтыратып безнең хәлне белешеп тора.

Әниебезне бик яратабыз, барсы өчен дә аңа рәхмәтлебез. Кадерлебезне Аналар көне белән котлап, аңа озын гомер, ныклы сәламатлек, шатлыклар, ак бәхетләр генә телибез! Безнең әни дөньяда иң-иң яхшысы!

Рөстәм Гаффаров, к.Чернушка политехник колледжының 3 курс студенты.

 

Голосование

Где будут отдыхать ваши дети?

 

 

 

 

 

  Итоги

Регистрация